Әлки районында “Иделкәем” балалар театрлары һәм курчак театрлары зона смотр-конкурсы үтте

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Җиде районнан килгән яшь артистлар ике көн буе сәхнәдә образга керү осталыкларын күрсәттеләр. Бер курчак театры һәм алты балалар театры спектакльләр куйды. Аларның уенын республика Мәдәният министрлыгыннан  драматург Рәдиф Сәгъди җитәкчелегендәге жюри әгьзалары бәяләде. Бәйгедә районыбыз данын яклап Әхмәт мәдәният йорты  каршында эшләүче “Киләчәк” балалар театры чыгыш ясады. Алар сәхнәгә куйган “Үги кыз” әкиятен (авторы Абдулла Әхмәт) жюри да, тамашачылар да ошатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International