Әлки районы гүзәл затлары Казанда 8 Март бәйрәмендә катнашты

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге тантанага республикабызның иң уңган, иң булдыклы, олы мәртәбәгә лаек гүзәл затлары чакырылган иде. Анда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе җиңүчеләре дә  хөрмәтләнде. Республика җитәкчелеге исеменнән туташ һәм ханымнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрикләде.

Республика тантанасында “Ел хатын-кызы” бәйгесенең район туры җиңүчеләре – район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, Борискино урта мәктәбе укытучысы Раиса Надршина, Яңа Әнҗерә клубы  мөдире Любовь Гобәйдуллина һәм Кошки авылында яшәүче, биш бала табып үстергән, ни аяныч, улы Иванны Чечня сугышында югалткан ана Валентина Исаева катнаштылар.

–Безгә искитмәле зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде. Олыладылар, бүләкләр бирделәр, иң кадерле кунаклар итеп кабул иттеләр. Тантанадан һәммәбез иңнәребезгә канатлар куелгандай күтәренке рух һәм сөенеч белән кайттык. Мондый тантанада оештыручыларга чиксез рәхмәт,–диделәр гүзәл затларыбыз, башкалада алган бәйрәм тәэсирләрен уртаклашып.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International