Әлки районы укучысы милли көрәш буенча Россия чемпионатында җиңү яулады

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Чемпионат 16-19 мартта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узды. Районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгечләре әйтүенчә, ил күләмендәге бу җиңү – Әлки тарихында беренче. Анар Масимов татарча көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнә. Район, республика күләмендәге байтак бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулады. Авыл, район Сабантуйларында да  көрәшеп бүләк алмый калганы юк диярлек.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International