Чиябашта яңа КФХ төзелә

2017 елның 7 апреле, җомга

Нияз Минсабиров, туганнары ярдәменә таянып, 100 баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзи. Ул элеккеге хуҗалыкның файдаланылмый яткан биналарын да шул ук максатка яраклаштырып көйләргә булган. Ниязга энесе Илнар белән кияүләре Булат та бик нык ярдәм итә. “Минсабиров” КФХсының 180 гектар чәчүлек җирләре дә бар, шулай булгач, фермерлар терлек азыгы проблемасын үз көчләре белән хәл итә алачак. Ферма төзүдә егетләр дәүләт ярдәменә дә таяна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International