Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты тагын 20 урынга зурайды

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Биредәге участок хастаханәсенең бушап калган өлеше өлкәннәр йортына бирелгән иде. Анда “Промградстрой” оешмасы 8 миллион сумга капиталь ремонт ясады. Бинаның калай түбәсе  яңартып ябылды, түшәме җылытылды, өстәмә тугыз палата ясалды һәм җиһазланды. Бу өстәмә өлештә әле спорт залы, душ бүлмәләре дә булдырылды. Күптән түгел интернатта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып, ремонт эшләрен яхшы дип бәяләде. Хәзер  интернатта тагын 20 кешене тәрбиягә алырга торалар. Моңа кадәр анда 50 кеше яши иде. Өлкәннәр йортының штаты да 10 хезмәткәргә артачак.

Интернатта тәрбиягә беренче чиратта балалары булмаган, даими кеше ярдәменә мохтаҗ өлкән абый-апалар кабул ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International