Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, гражданнар оборонасын оештыруда һәм алып баруда, гражданнар оборонасы хезмәтләрен булдыруда актив катнашканы, шәхси өлешен керткәне өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Рафик Галләмовка Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Рәхмәт белдергән.
Райондашыбызның Әлки районы гражданнар оборонасының транспорт хезмәте җитәкчесе булып эшләгәндәге уңышлары шулай югары бәяләнгән.