Май бәйрәмнәрендә өстәмә яллар

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне. Алар эшләми торган бәйрәм көннәре. Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, быел шимбәгә туры килгән 7 гыйнвар ял көне 8 майның дүшәмбесенә күчерелә. Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасында 29,30 апрель, 1,6,7,8 һәм 9 Май ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International