Бу бигрәк тә йөзә белмәүчеләргә уңайлык тудыру өчен эшләнә. Материаллар инде кайтарылган, әмма эшне июньдә башларга җыеналар.
Бассейнда хәзер 12 кеше эшли. Алар бассейн тирәсен бик тырышып чистартканнар, чүп-чарны җыештырып алганнар. Биредә 10 майда Алексеевск, Спас, Аксубай районнарыннан йөзүчеләр чакырып ярыш үткәрергә җыеналар.