Әлки районы: музыка мәктәбе коллективы концерт куйды.

2017 елның 21 мае, якшәмбе

Сәхнәдә чыгыш ясаучыларга ничек бәя бирәсең? “Бик матур җырлый”, “Оста уйный” дию белән чикләнсәң генә, чөнки халыкта “оста барда кулың тый, галим барда телең тый” дигән бик дөрес сүзләр бар. Ә балалар музыка мәктәбе укытучылары үз эшләрендә осталар да, галимнәр дә. Шуңа күрә әйтер сүз кыска: концерт карарга килгән аз санлы тамашачы (анысы бик кызганыч!) чынлап рухи ләззәт кичерде бу кичтә.Башта музыка мәктәбе укытучыларының уен кораллары ансамбле татар һәм рус көйләреннән тезмәләр тыңлатты. Аларны ансамбль белән башкару өчен Рәзинә Гомәрова әзерләгән. Укытучылар Алсу Сутягина, Илнур Шагалиев, Гүзәлия Арсланова, Надежда Крайнова, Рәзинә Гомәрова, Олеся Гобәйдуллина, Валентина Кирасанова бердәм коллектив булып тупланып беткәннәр, аларны тыңлау ләззәт бирә. Шушы ансамбльгә кушылып Алмаз Сафиуллин рус халык җырларын башкарганда тамашачы йөзендә елмаю балкыды, кемнәрнеңдер аяклары дәртле көйгә тыпырдады. Олеся Гобәйдуллинаның җырлавы да күңелгә май булып ятты.Бу концертта укытучылар гына түгел, аларның төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укучылары да осталыкларын күрсәттеләр. “Мирас” уен кораллары ансамбле (Рәзинә Гомәрова классы), Меликян Кристина (фортепьяно, Валентина Кирсанова классы), Рената Гарифуллина (фортепьяно, Гүзәлия Арсланова) чыгышларын, Сәминә Камалова (вокал, Алсу Сутягина классы), Юлия Свинкова, Әдилә Хәйруллина (вокал, Алмаз Сафиуллин) һәм башкаларны бирелеп тыңладык. Олеся Гобәйдуллинаның “Зәңгәр кыңгыраулар”, Алсу һәм Элина Сутягиналар башкаруында кошлар турында җыр да алкышларга күмелде. Ә укытучыларның “Илһам” (“Вдохновение”) ансамбле концертны “Елмай” җыры белән тәмамлады һәм тамашачының болай да күтәрелгән күңелен тагын хушландырды.Мәдәният йортыннан таралышканда концерт турында бары бер фикер ишеттек: “Афәрин! Ешрак булсын иде мондый кичәләр!”

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International