Быел июнь аенда районда “Әйлән-бәйлән” республика балалар бәйрәме узган иде. Алга таба бу фестивальне ел саен бездә үткәрү һәм анда күрше республикалардан да балалар коллективларының катнашуы күздә тотыла. Грант средстволары әлеге бәйрәмне оештыруга тотылачак.
Ә Чуаш Кичүе мәдәният йорты “Иң яхшы авыл клуб учреждениесе” номинациясендә 100 мең сумлык грантка ия булды. Мәдәният хезмәткәрләре аны сәхнә киемнәре һәм музыка аппаратурасы алуга тотарга ниятлиләр.