Авыл китапханәләренә исә 5-6 исемдә газета һәм 10-12 төрле журнал килеп тора. Китапханәләр бу яртыеллыкка 245 мең сумлык вакытлы матбугат басмасына язылганнар. Район үзәк китапханә системасы җитәкчесе Татьяна Петухова әйтүенчә, китапханәләргә махсус газета-журналлар укырга йөрүчеләр байтак икән. Сүз уңаеннан, районда бүген үзәк, балалар өчен һәм 34 авыл китапханәсе эшләп тора.