Әлки районы авыл җирлекләре рейтингында Карга беренчелекне тота

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәтенә 16 төр эшчәнлектән чыгып бәя бирелә. Монда халыктан сөт җыю, салымнар тупланышы, гаилә фермалары оештыру, торак төзелеше кебек эшләр исәпкә алына.

Иске Чаллы җирлеге алдагы 10 көн белән чагыштырганда эшен дүрт позициягә яхшыртып, икенче урынга күтәрелгән. Лидерлар арасында шулай ук Иске Камка, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләре кала.

Ә аутсайдерлар арасында үзгәреш юк – Югары Колчурино, Юхмачы, Базарлы Матак, Түбән Кәчи, Апак күп айлардан бирле исемлек ахырында киләләр. Соңгы вакытта Чиябаш авыл җирлегендә эшләр шактый җайга салынып, рейтингта алар алты баскычка өскә күтәрелгән. Кошки җирлеге өч адым өскә атласа, Иске Кората шулкадәр үк аска төшкән. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International