Чуваш Борнае авыл җирлеге

 Географик урнашу хәле

Әлки муниципаль районы Чуваш Борнае авыл җирлеге район үзәге Базарлы Матактан 26 км. Ераклыкта урнашкан. Чуваш Борнае авыл җирлеген 2 авыл керә: Чуваш Борнае авылы һәм Татар Борнае авылы. Җирлекнең төп үзәге Чуваш Борнае авылында урнашкан. Авыллар аша Борнай елгасы ага.


Мәйданы, халык саны

Муниципаль берәмлекләр саны – 7054,3 г,

Авыл хуҗалыгы билгеләмәсе- 6619,56 г.

Халык саны- 873 кеше, шул исәптән, 194 - эшкә яраклыдан яшьрәк, эшкә яраклы- 462.


Татар  Борнае  авылы  тарихы

Татар  Борнае  бай   тарихлы –  12  йөзнең башларына  барып  тоташа.  Элек  Болгар  илендә   200ләп  шәһәр  була, шуларның берсе – Татар  Борнае  шәһәрлеге.  Ул хәзерге авылдан  400 м  көньяк-көнбатышта  урнашкан. Түгәрәк  формасындагы  алканың   мәйданы  ике  гектар.  Ике  ягында  да  капка  булган.  Тирә-яклап  су  тутырылган  чокырлар   белән  әйләндереп  алынган  бик  яхшы   ныгытылган  крепость  була.  Крепость  стеналары  күбесенчә   имән  һәм  нарат  агачларыннан  эшләнә.  Татар  Борнае  шәһәрлеген   икенче  төрле  Алка  дип  тә  йөртәләр.

    Элек  Алканың  көньягында   авыл  була.  Халык  күбесенчә  игенчелек,  терлекчелек  һәм  һөнәрчелек  белән  шөгыльләнгән. Бу  урында  монголлар  чорына  кадәр  булган  керамика  табыла.  Алар  бизәкләп  эшләнгән,  кайберләренә  язулар  да  язылган.  Шәһәрлек   1965нче  елда  Татарстан   Археология  экспедициясе   тарафыннан   тикшерелә.  Археолог  галимнәр  Фәхретдинов  Р.  һәм  Шпилебский  да үз  әсәрләрендә  бу  шәһәрлекне  искә  алалар.

                                   Авылга  нигез  салыну  тарихы.

Борнай  авылы  бу  тирәләргә  беренче  булып  килеп  урнашкан  Борнай  бабай  исеме  белән  бәйле.  Борнай  сүзе  караңгы  чырайлы,  төксе  кеше  дигән  мәгънәне   аңлата. 1361  елда  Алтын  Урта  ханы  Аксак  Тимер  Болгар  дәүләтенә  җәза  походы  оештыра. Әле  1236  елда  монгол  яуларыннан  котылып  калган  шәһәрлек  нәкъ    шул  елларда җимерелгән,  дип  фараз  ителә.  Авыл  аксакаллары  сөйләвенә  караганда,  Аксак  Тимер  гаскәрләренә  каршы  көрәштә  һәлак  булган  сугышчылар  гомуми  каберлеккә  күмелә, өстенә  таш  куела.  Бу  таш  хәзерге  көнгә  кадәр  саклана.  Ташның  буе  57  см, ә  иңе  47  см.  Аңа  куфи  язуы  белән  уеп   2  юллык  текст  язылган.  Авыл  халкы  Изгеләр  өстен  тимер  чардуган  белән  әйләндереп  алган.  Шәһәрлек   җимерелгәннән  соң  авыл хәзерге  урынга  күчә.  Ул  вакытта  бөтен  тирә-як  урман  белән  капланган, елгасы  да  мул  сулы  була.

              Революциягә  кадәр  халыкның  тормышы,  көнкүреше.

        Элек-электән  үк  безнең  авыл   тирәсендә  терлекчелек   һәм  игенчелек  белән  шөгыльләнгәннәр. Хуҗалыгы  үз  чоры  өчен  зур  үсеш  дәрәҗәсенә  ирешә.  Кара  туфраклы  уңдырышлы  басуларда  күкрәп  иген  үскән.  Бодай, арпа, тары  һәм  башка  культуралар  игәләр.  Һәр  өйдә  кул  тегермәне  булган.  Ашлык  бик  уңган.  Ул  сату  өчен  дә  җиткән.

         Мал-туарны  да  күп  асраганнар.  Терлекчелек  һөнәрчеләр  өчен  чимал  биргән. Осталар  хайван  сөякләреннән  нәрсә  генә  эшләмәгәннәр: тараклар, каләмнәр, сәдәф-төймәләр,  каптыргычлар,  йөзекләр, эш,  ау, сугыш  кораллары  ясаганнар .

        Авылның  тирә-ягы  урман  һәм  күлләргә  бай  булган.  Бу  аучылык,  балыкчылык,  умартачылык  өчен  зур  мөмкинлекләр  тудырган.  Тимерчелек әһәмиятле роль уйнаган.

                                 Авыл  халкының  гореф-гадәтләре.

         Борнай  халкы  элек-электән гореф-гадәтләргә,  милли  традицияләргә  бай булган.  Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй  һәм  башка  бәйрәмнәр  ел  саен  кабатланып  торган. Борынгыдан килеп,  революциядән  соң   бераз  онытылып  торган  каз  өмәсе, кич  утыру,  аулак  өй, милли  традицияләргә  туры   китереп  үткәрелә  торган  туйлар  соңгы  вакытта  яңадан  әйләнеп  кайтты .

           Революциягә  кадәр   яшәгән  шагыйрьләр  иҗатында  авыл.

      Авылыбыз  тарихы  борынгы  заман  тарихы  белән  бәйләнгән. 

   Казандагы   Борнаев  мәчете  дә  безнең  авыл  тарихы  белән  бәйләнгән. Аны  төзеткән  кеше – Борнай нәселеннән.

Закир Рәмиев Орск  сәүдәгәре  Борнаевның  Мәхүбә  исемле  кызына  өйләнгән .

Оешмалар

Чуваш Борнае урта мәктәбе, директоры- Хвостов Николай Владимир улы, Чуваш Борнае авылы, Үзәк урам, 34 а йорт.
Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе, директоры- Минсагирова Гөлүзә Нәсих кызы, Татар Борнае, Мәктәп урамы, 19 нчы йорт
Чуваш Борнае балалар бакчасы, мөдир - Власова Галина Федр кызы,  Чуваш Борнае, Үзәк урам, 34 а йорт.
Татар Борнае балалар бакчасы, мөдире - Әхмәтшина Ләйсән Рәхимҗан кызы  Татар Борнае авылы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт
Чуваш Борнае китапханәсе, мөдире - Ерусланова Татьяна Евгений кызы  Чуваш Борнае, Үзәк урам, 25а йорт
Татар Борнае китапханәсе, мөдире-Гимадиева Әлфия Фоат кызы,  Татар Борнае, Үзәк урам, 32 йорт.
Чуваш Борнае культура йоры, Директор-Козырева Елена Михайл кызы  Чуваш Борнае, Үзәк урам, 100а йорт
Татар Борнае культура йоры, Директор- Аглиуллина Рәмзия Миннерафик кызы, Татар Борнае, Үзәк урам, 32 йорт.
Чуваш Борнае ФАП, мөдир - Гайнутдинова Рәсимә Фоат кызы,  Чуваш Борнае, Үзәк урам, 34 а йорт
Татар Борнае ФАП, мөдир- Галеева Гөлүсә Мансур кызы,  Татар Борнае, Мәктәп урамы, 23 а йорт
 Чуваш Борнае почта бүлекчәсе, мөдир- Кашапова Лилия Идрис кызы Чуваш Борнае, Үзәк урам 25а йорт

Чиркәү,Чуваш Борнае, Үзәк урам 80а йорт
Мәчет, Татар Борнае, Мәктәп урамы, 20 йорт
КФХ «Тяминов» җитәкче - Тяминов Юрий Анатолий улы

КФХ «Ерусланов» җитәкче – Ерусланов Андрей Николай улы
Шәхси эшмәкәр «Наташа» кибете

Шәхси эшмәкәр «Ерусланов» кибете

Шәхси эшмәкәр «Ирина» кибете
Шәхси эшмәкәр «Айрат» кибете
Шәхси эшмәкәр «Дуслык» кибете

Шәхси эшмәкәр» Чулпан» кибете

Чуваш Борнае авыл җирлеге депутатлары

1-нче округ – Андреева Надежда Григорий кызы

2-нче округ  – Ерусланов Андрей Николай улы

3-нче округ – Тяминов Юрий Анатолий улы

4-нче округ  – Сөнгатуллин Мирсәет Миншәһит улы

 5-нче округ  – Хәкимов Динар Мансур улы

 6-нчы округ – Зарипов Илсур Гарифулла улы

 7-нче округ  – Әхмәтшин Расых Рафик улы

 

 



Соңгы яңарту: 2018 елның 11 сентябре, 16:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International