Жирлек турында

Географик урыны
Әлки муниципаль районы Карга авылы җирлеге район үзәге Базарлы Матак авылыннан 10 км ераклыкта урнашкан. Әлки муниципаль районы Карга авылы җирлегенә 1 торак пункт керә - Карга авылы. Җирлекнең административ үзәге - Карга авылы. Территория буйлап Актай елгасы ага.
 

Мәйданы, саны, халык составы.
Муниципаль берлекнең территориясе - 5027га
Авыл хуҗалыгында - 4581 га
01.01 .2017 - халыкның даими саны 426 кеше,
шул исәптән:
эшкә яраклы -  197 кеше, пенсия яшендәгеләр - 126 кеше,
эшкә яраклыдан яшьрәк - 76 кеше.
 

Кыскача тарихи мәгълүмат
Идел, Кама аръягының уң як ярыннан 1658 елда татар, мишәр, чуваш  халкының күчеше башлана.

Мишәрләр төркеме Карга авылына нигез салган.
18-19 гасыр вакыйгалары авылга эз салмыйча калмагандыр, ләкин бер документ та табылмаган һәм сакланмаган.
1905 елгы хуҗалык кенәгәсе буенча 235 йорт исәпләнә.1911 елда  Фатих Әмирханның әтисе Зариф мулла  кызлар өчен мәктәп(мәдрәсә) ача. 1917 елда зур үзгәрешләр була.  Власть эшчеләр һәм крестьяннар кулына күчә. 4 еллык мәктәп ачыла. Гражданнар сугышы елларында авыл аша  ак чехлар һәм Колчак армиясенең аерым отрядлары үтә. Алар белән бәрелешләр булмаган. 1921-1922 еллардагы ачлык авылның  яртысын диярлек алып китә - бу турыда Карга авыл зиратындагы  зур чокырлар һәм курганнар сөйли. Шушы елларда авылның бер урамы тулысы белән янып бетә.
1929-1930 елларда Татарстанда коллективизация чоры башлана.1930 елда Каргада “Степан Разин” исемендәге беренче колхоз оеша.
Соңрак колхоз икегә бүленә: югары як “Танк”, түбән як “Молотов” исемен йөртә башлый. Колхоз җитәкчеләре Яруллин Шәрифулла һәм Хисаметдинов Мөкәтдир була. Аларны  Зарипов Миңһаҗ, Шәйхетдинов Фәтхетдин алыштыра.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдан фронтка 162 кеше китә, аларның 67се генә әйләнеп кайта, . Бөек Ватан сугышында катнашучылардан 2017 елга исәннәр юк.

Әлки районы Карга авылы Советы җитәкчеләре дә билгеле.
1. Гыйззатуллин Насрулла Гыйззятович …- 1942 ел
2. Сәгыйров Закир Сәгыйрович - 1942-1944 ел
3. Әгъзмәова Разия Әгъзәмовна - 1944-1948 ел
4. Баранов Иван Яковлевич - 1948-1951 ел
5. Рәхимов Җәүдәт Мифтахович - 1951-1956 ел
6. Сабиров Нуриәхмәт Сабирович - 1956-1957 ел
7. Вәлиев Вәли Вәлиевич - 1957-1967 ел   

8. Гыйнанова Мөнирә Әхәтовна - 1967-1969 ел
9. Туктамышев Данис Корбанович - 1969-1972 ел
10. Хөсәинов Касыйм Сафович - 1972-1975 ел
11. Гыйнанова Мөнирә Әхәтовна - 1975-март 1990 ел
12. Гатауллин Рафис Илһамович - 1990 март - 1990 ел октябрь
13. Минһаҗев Рамил Вакыйфович -  1990 нчы елның октябреннән  бүгенгә кадәр.
 

Предприятие һәм оешмалар исемлеге
Карга авылы мәктәбе. Директор – Миһаҗева Фәнүсә Сәяповна Карга ав. Югары ур. 2а
Карга авылы балалар бакчасы Мөдир - Низамова Гөлфия Фоатовна  Карга ав. Югары ур. 2а                                                                                                             

Карга авылы мәдәният йорты. Директор – Хәсәншина Гөлчирә Закировна  Карга ав. Үзәк ур, 30                                                                         

Карга авылы китапханәсе. Мөдир – Кәримова Айсылу Асфировна  Карга ав. Үзәк ур, 30                                                                          

Карга ФАПы Мөдир - Галиева Роза Сабирҗановна Карга ав. Үзәк ур, 30                                                                         

“Кызыл Шәрек” Үзәк Әлки –Агро сының 2 нче отряды җитәкчесе Хабибуллин Нияз Ильхамович . Карга авылы Үзәк ур. 36
 ОАО «Яр» кибете -  Яруллин Рашат Габделәзәлович Карга ав. Күпер ур. 4
«Нур» кибете -  Хөсәенов Фәрит Исхакович Карга ав. Мәктәп ур. 5а
 

Истәлекле урыннар, танылган кешеләр
Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларга һәйкәл.

“Хамәтвәли” исемендәге ял паркы.

Вәлиев Фоат Вәлиевич ОАО «Алексеевскдорстрой» җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Мифтахов Рәфкать Җәүдәтович – Татарстан Республикасы Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе.
Вәлиев Әнвәр Сәлихҗанович – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре.

 Туктамышев Равиль Курбанович - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре пенсионер

Каримов Рафик Анварович  - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре. “Карга”  мего-фермасы вет врачы

Шайхутдинов Фаргать Гусманович - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре механизатор

Соңгы яңарту: 2023 елның 19 сентябре, 14:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International