Авыл җирлеге турында


Географик урыны
Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районы Салман авыл  җирлегенә 7 пункт әһеле керә: Салман, Яңа Салман, Демидовка, Иске Баллыкүл, Түбән Салман, Анин Салман, Хлебодаровка авыллары. Җирлекнең административ үзге булып Салман авылы тора.

Җирлекнең мәйданы, халык саны һәм составы


 

Авыл хуҗалыгына билгеләнгән җирләрнең мәйданы – 8156 га., шул исәптән, авыл хуҗалыгы эшләренә яраклы – 7923 га, шуның 7503 гектары - сөрү җирләре.

Җир пайларының төп өлеше – 4021 га “Кызыл Шәрык – Агро” ҖЧҖ, 64 гектары ике фермер хуҗалыгы карамагында.

2010 нчы елның 1 нче гыйнварына төп халык саны 898 кешене тәшкил итә, шуларның 428 хезмәткә яраклы.

Салман авылы тарихы
 

Салман авылына 17 нче гасырның икенче яртысында нигез салынган. Өлкән буын кешеләре арасында  түбәндәге легенда яши. Элек заманда авыл бер помещикныкы булган. Аның Анна, Татьяна, Салманида исемле кызлары булган. Әлеге помещик өч торак пуктны үзенең кызларының исемнәре белән атарга хәл иткән. Шулай итеп, Анин (Анна Салманы), Танин ( Спас районында) һәм Чиркәү Салманы (Салман) авыллары барлыкка килгән.

“Чиркәү Салманы” исеме авылда чиркәү салганнан соң барлыкка килә һәм 1939 нчы елга кадәр яши.

Изге Ана иконасы, Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай исеменә өч тәхетле кирпеч храм 1795 нче елда салынган. Әлеге храмга 1824 нче елда гына фатиха бирелгән. Ул, помещик Сергей Федор улы Желтухин акчысына епархия рөхсәтеннән башка салыну һәм  аңа, хезмәт итәр өчен, фатиха бирелмәү сәбәпле, 30 елга якын эшләмәгән.

Хәзерге вакытта чиркәү үзенең беренче күренешен югалткан.

Оешма һәм учреждениеләр исемлеге
 

Яңа Салман урта мәктәбе. Адресы: Салман авылы, 16 нчы йорт. Директоры – Мәхмүтов Альберт Фирдинат улы;

Хлебодаровка урта мәктәбе. Адресы: Хлебодаровка авылы, Яшел урамы, 2 нче йорт. Директоры – Локтева Анна Павел кызы;

“Ромашка” Яңа Салман балалар бакчасы. Адресы: Салман авылы, Яшьләр урамы. Җитәкчесе - Хәйретдинова Гөлсинә Рафик кызы.

Хлебодаровка балалар бакчасы. Адресы: Хлебодаровка авылы, Яшел урамы,  2 нче йорт. Җитәкчесе – Бойкова Гүзәл Газинур кызы;

Салман авылы клубы. Адресы: Салман авылы, Мәктәп урамы, 17 нче йорт. Директор – Сәләхов Нургали Солтан улы;

Түбән Салман авылы клубы. Адресы: Түбән Салман авылы, Яшел урамы, 12 нче йорт. Директоры – Фәсәхова Зөлфия Хәйретдин кызы;

Хлебодаровка авыл клубы. Адресы: Хлебодаровка авылы, Яшел урамы, 2 нче йорт. Директоры – Баринова Оксана Владимир кызы;

Демидовка авыл клубы. Адресы: Демидовка авылы, Яшьләр урамы, 4 нче йорт. Директоры – Туров Дмитрий Александр улы;

Үзәк район китапханәсенең Яңа Салман филиалы. Адресы: Салман авылы, Мәктәп урамы, 17 нче йорт. Директоры – Мингазова Гөлсинә Миннеәсхәт кызы.

Яңа Салман табиблык амбулаториясе. Адресы: Яңа Салман авылы, Хастаханә урамы, 27 нче йорт. Гомуми практика табибы – Кәтиев Әнвәр Мөгамбәр улы;

Хлебодаровка ФАПы. Адресы: Хлебодаровка авылы, Үзәк урамы, 2 нче йорт;

Демидовка ФАПы. Адресы: Демидовка авылы, Яшьләр урамы, 4 нче йорт;

Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Каенкай” социаль приюты. Адресы: Яңа Салман авылы, Хастаханә урамы, 27 нче йорт;

Авыл АТСы. Адресы: Салман авылы, Яшьләр урамы, 12 нче йорт;


Кудряшов ШО кибете. Адресы: Демидовка, Хлебодаровка, Анин Салман авыллары;

Мәрдегалләмов ШО кибете. Салман авылы;


 

Әлки кулланучылар җәмгыяте кибете. Яңа Салман авылы;

Баринов ШО кибете. Демидовка, Хлебодаровка авыллары.

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 7 августы, 09:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International