Иске Алпар авыл җирлеге

 

 

 


Географик урнашуы:

Әлки муниципаль районының Иске Алпар авыл җирлеге район үзәге Базарлы Матактан 16 км ераклыкта урнашкан. Иске Алпар авыл җирлеге составына 3 авыл пункты керәләр: Иске Алпар, Яңа Алпар һәм Татар Мулла авыллары. Административ җирле үзәк булып Иске Алпар авылы санала. Авыл җирлеге территориясеннән Кече Чирмешән елгасы ага.

 

 

 

 

Мәйданы, халык саны һәм халык катламы

         Гомуми территориясе – 6923,0 га, шул исәптән 5316 га авыл хуҗалыгы җирләренә ия. Халык саны – 626 кеше, шул исәптән 88 кеше хезмәткз яраклы яшьләр, 268 кеше эшкә яраклы, пенсионерлар – 270 кеше.

 

Кыскача тарихи белешмә

         Иске Алпар авыл советы депутатлары хезмәт ияләре ТАССРның Спасс контаны составында оешкан.

         1930 нчы елда ТАССРның Әлки районы оеша, аның составына Иске Алпар авыл советы керде.

1963 нче елда Әлки районы РСФСРның Югары Советының указы нигезендә ТАССРның Куйбышев районы составына кушыла, шул исәптән Иске Алпар авыл советы да.

1965 нче елның гыйнвар аенда яңадан Әлки районы төзелә. Хәзергесе вакытта Иске Алпар авыл советы җирлеге Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының составына керә.

 

Алпар авылы тарихы

         Иделнең уң ягында – Рузаевка станцияеннән ерак түгел Мордва җирендә, Мордовия Республикасы Рамадан районында Алпар авылы бар. Менә шул авылдан күченеп килүчеләр 1695 нче елда хәзерге Алпар авылына нигез салалар.

         Кешеләр игенчелек, ит һәм сөт терелекчеге, тимерчелек белән шөгыльләнә.

         10 гасыр урталарында Алпар авылы инде чагыштырмача халык күп яшәгән урынга әйләнә.

         1885 нче елда авылда көчле янгын чыга, мәчет һәм бик күп йортлар янып, көл-күмергә әйләнә.

         XIX гасырның ахыры XX гасырның башларында җир мәсьәләсе авылда кискенләшә. 1895 нче елдан 1904 нче елга кадәр имана җире бер тапкыр да крестьяннарга бирелмәгән.

         1905 нче елдан соң яңа староста сайлангач җирләрне крестьяннарга бүлеп бирә башлаганнар.
         1910 нчы елда Алпарда беренче тапкыр кызлар өчен мәктәп ачыла.

         Кызлар мәктәпләрендә аларны укырга – язарга өйрәтәләр, тйрле фән нигезләре белән таныштыралар.

         1924 нче елда Алпар урта мәктәбе төзелә. 1929 нчы елда Алпарда яңадан көчле янгын чыга. Янгын вакытында 175 хуҗалык йортсыз-җирсез кала. Бу чорда 500 ләп хуҗалык була.

         1930 нчы елда беренче тапкыр күмәк хуҗалыклар оештырыла, ә 1957 нче елда “Алпар” совхозы оеша.

 

 

 

 

Иске Алпар авыл җирлегенә кергән оешмалар

Алпар урта мәктәбе, директоры – Гарипова Наилә Әсхать кызы,

Иске Алпар авылы, Тынычлык урамы, 65 йорт

Алпар балалар бакчасы “Таң”, җитәкчесе – Шайхутдинова Сафия Закиулла кызы, Иске Алпар авылы, Тынычлык урамы, 65 йорт

Алпар клубы, җитәкчесе – Галиуллина Сәвия Мухаммадулла кызы,

Иске Алпар авылы, Төньяк урамы, 29 йорт

Татар Мулла авылы клубы, җитәкчесе – Мунадиева Рузиля Нургалям кызы,

Татар Мулла авылы, Мәктәп урамы, 42 йорт

Алпар китапханәсе, җитәкчесе – Гарифуллина Люзия Мидхат кызы,

Яңа Алпар авылы, Төньяк урамы, 29 йорт

Алпар фельдшер-акушерлык пункты, җитәкчесе – Гиматдинова Сания Фәрит кызы,  Иске Алпар авылы, Тынычлык урамы, 65 йорт

Алпар элемтә бүлеге, җитәкчесе – Бурганова Гөллия Ильяз кызы, Иске Алпар авылы, Төньяк урамы, 29 йорт

АТС - Иске Алпар авылы, Төньяк урамы, 29 йорт

 3 нче отряд ООО “КВ-Агро Көнчыгыш Әлки”, җитәкчесе – Нуруллин Равил Наил улы, Иске Алпар авылы, Төньяк урамы, 29 йорт

Кибет «Алпар»- Яңа Алпар авылы, 9 Май урамы, 194 йорт

Кибет “Салахов”- Иске Алпар авылы, Үзәк урамы, 12 йорт

Кибет “Гиматдинов”- Татар Мулла авылы, Мәктәп урамы, 45 йорт

Ипи пешерү цехы  “Илалова”- Яңа Алпар авылы, 9 Май урамы, 194 йорт

Киез итек басу цехы “Галиев”- Яңа Алпар авылы, 9 Май урамы, 250 йорт

         Бөек Ватан сугышында һәләк булган сугышчылар истәлегенә салынган һәйкәл.

 

             Иске Алпар авыл жирлегенен атаклы кешелэре

Маннапов Шамиль Мәгыйз улы – Татарстанның язучылар союза әгъзасы, язучы, журналист.

Вәлиев Мөдәрис Харис улы (Салих Маннапов) – Татарстанның язучылар союза әгъзасы, язучы, журналист. Китап нәшрияте директоры.

Самигуллин Рәшит Әсхәт улы – СССРның һәм Татарстан Республикасының атаклы спортчысы, шәхси эшмәкәр.

Фәхри Әсхәт (Фәхритдинов Әсхәт) – язучы, “Сүзләрдән чәчәкләр” исемле китапның авторы.

Гатин Шамиль Шәфик улы – Татарстан Республикасының атаклы агрономы.

Хисматуллин Фэсих (Фаяз Дунай) – Татарстан язучылар берлеге эгъзасы, язучы, публицист

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 4 сентябре, 10:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International