Географик урыны
Әлки районы Иске Камка авыл җирлеге Советы район үзәге Базарлы Матактан 15 км. ераклыкта урнашкан.
Иске Камка авыл җирлеге Советы составына 3 авыл керә: Иске Камка,Карамалы, Яңа Камка авыллары.
Иске Камка авылы янәшәсеннән Кече Чирмешән елгасы ага.
Мәйданы, халыкның саны һәм составы.
Муниципаль авыл җирлеге Советы территориясенең мәйданы-7074,3 га, авыл хуҗалыгы биләмәләренең мәйданы-5687 га. Тотрыклы халык саны-548 кеше,Шуның- 182 се пенсионерлар, бюджетта эшләүчеләр-46кеше,”Кызыл Шәрек” АГРОдо-61 кеше,укучылар-38 кеше,мәктәпкәчә яшьтәге балалар-8әү.
Кыскача тарихи белешмә: 2006 нчы елның 1 нче гыйнвареннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Иске Камка авылы җирлеге Советы исемен йөртә.
Оешма һәм учреждениелар тупланмасы:
Карамалы урта гомуми белем мәктәбе-Валиева Фәния МИдхәт кызы- Карамалы авылы,Татарстан урамы, йорт №15.
Карамалы авылы культура йорты-Хасаншин Рамил Нургали улы-Карамалы авылы,Габдулла Тукай урамы,йорт №20.
Карамалы авылы китапханәсе-Шайхутдинова Асия Хоснулла кызы -Карамалы авылы,Габдулла Тукай урамы,йорт №20.
Карамалы авылы ФАПы-Валеева Резедә Габбас кызы-Карамалы авылы, Габдулла Тукай урамы,йорт №18.
Иске Камка авылы башлангыч мәктәбе Иске Камка авылы, Түбән урам, йорт №66.
Иске Камка авылы китапханәсе –Валеева Гөлнур Габдулла кызы-Иске Камка авылы, Түбән урам, йорт №66.
Иске Камка авылы ФАПы-Сагутдинова Равилә Таһир кызы-Иске Камка авылы, Түбән урам, йорт №66.
Соңгы яңарту: 2019 елның 14 октябре, 09:54