1959 елның 23 маенда ТАССР, Әлки районы Түбән Әлки авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, “Татмелиоводстрой” трестының Юхмачыдагы 8 нче ПМК икътисадчысы вазыйфасында башлап җибәрә. 1981 елның маенда Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәт итеп кайткач 1983-86 елларда “Карга” совхозы баш икътисадчысы, ә аннары 6 ел буе Ленин исемендәге колхозда баш икътисадчы булып эшли. 1992-2001 елларда “Алкеевоагроснаб” матди-техник тәэминат базасы баш бухгалтеры, директоры. 2001-2005 елларда РФ Салым һәм җыемнар министрлыгының район салым инспекциясе белән җитәкчелек итә. Шул ук елның март-декабрь айларында район хакимиятенең оештыру бүлеге начальнигы булып эшли, ә декабрьдән – Әлки район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары итеп күчерелә. Администрация бетерелегәннән соң 2006 елның гыйнварыннан Әлки муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары вазыйфасын били, ә 2011 елның мартыннан – Әлки муниципаль район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.
Өйләнгән. Ике уллары бар.