Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты. Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2 километрлы дистанциядә узыштылар.
Нәтиҗәләр мондый: I урында Олег Синкин һәм Талисман кушаматлы чабышкы, II урында Кавалер кушаматлы ат белән Риназ Сафин. Атларның хуҗасы – Түбән Әлки авылыннан Марат Гобәйдуллин. Өченче урынны Алексеевскидан килгән кунак Владимир Александров һәм аның аты Баллада алды.