Авыл халкы һәм күп кунаклар җыелган бу тантанада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Наталья Гречанникова да катнашты. Ул республикада соңгы елларда мәктәпләр төзү һәм ремонтлауга зур игътибар бирелүен әйтте, авыл халкын яңа мәктәп эшли башлау шатлыгы һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
80 укучыга һәм мәктәпкәчә яшьтәге 20 балага исәпләнгән бинаны “Строитель и К” җәмгыяте төзеде. Бина кирпечтән, ачык төстәге металл сайдинг белән тышланган. Ул эчтән дә, тыштан да бик матур итеп, зәвык белән эшләнгән.
“Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин яңа уку йортының символик ачкычын мәктәп директоры Гөлүсә Минсәгыйровага тапшырды.
Бүген бу мәктәптә 30 укучы бала белем ала, һәм 15 сабый бакчага йөри.