25 декабрь көнне Хузангай авыл клубында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Иске Кората авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның отчет концерты булып узды. Фестиваль жюрие концертка югары бәя бирде. Иң яхшы номерлар район мәдәният йорты сәхнәсендә гала-концертта башкару өчен сайлап алынды.