26 декабрь көнне Базарлы Матак авылында Алпар авыл җирлегенең якташлар очрашуы булып узды. Якташлар 2018 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр: Алпар авылының 325 еллыгын үткәрү, авыл тарихы турында китаплар чыгару , авыл торак пунктлары буенча юллар төзү һәм башкалар турында сөйләштеләр. Авыл якташлыгы рәисен, урынбасарын һәм сәркатибен сайладылар.
Иң актив якташлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде