2019 елның 1 апреленнән «ЭКОяз 2019» санитар-экологик айлыгы старт алды, анда «Ромашка» балалар бакчасы актив катнашты һәм «Экостартлар»ның барлык спорт-экология чаралары «Табигатькә йөрәгең белән кагыл! " дигән гомуми девиз астында узды.
Айлыкны үткәрү чорында көн саен территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту эшләре үткәрелде, экологик өмәләр үткәрелде: чүп-чар чыгарылды, агачлар агартылды.
Акцияне үткәрү кысаларында түбәндәге экологик чаралар үткәрелде:
- "Батарейкаларны тапшыр – керпенең тормышын сакла!» бу-файдаланылган батарейкаларны җыю акциясе. Балалар саклап калган йорт куяннарын, агачларны, керпеләрне исәпләп чыгардылар;
- кошлар көне уңаеннан ата-аналар арасында “Иң яхшы сыерчык оясы" дигән конкурс оештырылды;
- нәфис әдәбият укылды, табигать турында шигырьләр иҗат иттеләр, табышмаклар чиштеләр, экологик темага әңгәмәләр һәм дәресләр үткәрелде;
- өлкән төркем тәрбиячесе Низамова Л. М. балалар белән каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю буенча әңгәмә үткәрде;
- "Табигатькә йөрәгең белән кагыл!" девизы астында тәрбияче Фасахова А. Р. балалар һәм педагоглар белән экологик темага флешмоб үткәрде;
- мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Галяуетдинова Л. Ф. Геройлар Паркында Геройлар һәйкәле территориясен төзекләндерү һәм санитар чистарту эшендә катнашты;
- өлкән тәрбияче Низамова Э. А. үстерелешле уеннар сайлап алды, ата-аналар өчен "Туган табигатьне сакла!” дип исемләнгән буклетлар әзерләде;
- бу акциядә 34 хезмәткәр, 128 тәрбияләнүче һәм 60 ата-ана актив катнашты һәм балалар бакчасы һәм авылның экологик торышына үз өлешен кертте;
- әлеге эш Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды.