Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркем утырышы.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген район мәдәният йортында Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышы узды, анда мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә  каралган сораулар:

 

  1. "Сабантуй-2019”  милли бәйрәмен әзерләгәндә һәм үткәргәндә террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында.
  2. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә БДИны үткәрү вакытында  куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы якланганлык  чаралары турында.
  3.  2019 елда балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру вакытында балалар һәм мәктәп яны лагерьларының куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы якланганлыгы чаралары турында.
  4. Якын туганнарына профилактик йогынты ясау өчен аерым игътибар категориясе булган затлар белән эшләү буенча ведомствоара эшче төркем составын раслау турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International