11 июнь көнне район мәдәният йорты үзешчәннәре Юхмачы авылы картлар һәм инвалидлар интернат - йортында булдылар. Артистлар чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр һәм биюләр бер генә кешене дә битараф калдырмады.