Чуаш Кичүе урта мәктәбе каршындагы җәйге ял лагерында тәрбияләнүчеләр лагерьда вакытларын бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Лагерь тәрбиячеләре көн саен билгеле бер темага багышлыйлар: Нептун көне, юл йөрү кагыйдәләре, песи һәм балалары, галстук һәм бантиклар, пират көне, А. С. Пушкин көне, Россия көне һәм б. Конкурслар, ярышлар, уеннар оештырыла, аларда балалар теләп һәм кызыксыну белән катнашалар.