Безнең районда авыл көнен үткәрү матур традициягә әверелеп бара. Авыл көне иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора, аны көтәләр һәм аңа әзерләнәләр. 20 июль көнне Алпар авыл җирлегендә Иске Алпар авыл җирлегендә бу бәйрәмне оештырдылар. Бәйрәм киң күләмле күңел ачу һәм җирле иҗат коллективлары һәм махсус чакырылган кунаклар концерты белән үрелеп барды.