25 гыйнварда районда «Әти, әни һәм хоккейны яратам»дип исемләнгән гаилә хоккей фестивале узачак. Фестиваль республика хоккей федерациясе белән берлектә үткәрелә. Фестиваль программасы бик кызыклы. Аңа тимераякта һәм киез итекләрдә мини-хоккей ярышлары, күңелле спорт эстафеталары, уеннар кертелгән. Фестивальне оештыручылар конкурс һәм уеннарда катнашучыларга кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр бирергә вәгъдә итә.