Татарстанда социаль ипиләрне пешерүче икмәк пешерү предприятиеләрен субсидияләү лимиты арттырылды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда икмәкнең социаль төрләрен җитештерүче икмәк пешерү предприятиеләрен субсидияләү лимиты арттырылган. Аларга 1 сортлы ак икмәк, «Сельский» һәм «Дарницкий», яки билгеләнгән рецепт буенча пешерелгән башка төр икмәк керә.

Әгәр элек ипичеләр сатылган социаль ипинең 1 килограммына 3 сум исәбеннән субсидия алса, 2 кварталдан субсидия суммасы 4,5 сум тәшкил итәчәк. . Әлеге чара әлеге категориядәге икмәк-күмәч продукциясенә бәяләр үсешен булдырмауга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның 1 кварталы өчен субсидияләр түләүгә документлар кабул итү бара, Татарстанның икмәк пешерү предприятиеләре 31 млн.сум күләмендә финанслау алган инде. 2020 елга барлыгы 160 млн. сум субсидияләүгә сумма салынган. Финанслау күләме артыр дип планлаштырыла.

Субсидияләү мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгенең 8(800)444-16-70 бердәм телефон номеры буенча алырга мөмкин 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International