Якташыбыз, фронтовик язучы, шагыйрь Нәби Дәүли бюстын ачу тантанасы булды

2020 елның 8 мае, җомга

Якташыбыз, фронтовик язучы, шагыйрь Нәби Дәүли бюстын ачу тантанасы булды.

Бюстны ачуда Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, скульптура авторы Рөстәм Габбасов, рәссам Зөфәр Гыймаев, Базарлы Матак авылының Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина катнашты. Язучының кызы Гөлфия Дәүләтшина чараның хөрмәтле кунагы булды.

Һәйкәл булдыру инициативасы Әлки якташлыгы тарафыннан тәкъдим ителә, моннан тыш, ул язучы булган урыннар буенча туристик маршрут әзерли.

Якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева хәбәр иткәнчә, маршрутның 23-25 километр озынлыктагы төп өлеше Әлки районы буенча узачак, аны велосипедта, атта яки җәяү узарга мөмкин булачак.  “Яңа маршрут — Әлки районының туристик потенциалын үстерү, үз уникаль туристик брендын булдыру өчен бик зур мөмкинлек ул", — ди Алсу Нәбиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International