Әлки районы Татар Әхмәт авылында гомер итүче Бурацова Рима Матвеевнага 90 яшь тулды. Аны шушы күркәм бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Р.А. Билалов һәм Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы И. А. Мамбетова килделәр. Район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар. Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.