Әлки районының баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов искәртә: “Балаларны ут-күздән саклагыз!”

2020 елның 31 июле, җомга

Инсапов Рәдис сүзләренә караганда, баланы куркынычсызлыкка өйрәтү – һәркемнең бурычы. Әмма моны кече яшьтән үк башларга кирәк. Чөнки гомер буена куркынычсызлык культурасы формалаша. Әлбәттә, иң мөһиме – ата-аналарның үз үрнәге. Аларның тәртибе, кагыйдәләрне үтәве, кайгыртуы, ярдәм итүе һәм яклавы. Рәдис Рәисович: баланы ничек куркынычсызлыкка өйрәтергә? Һәр яшьнең үз алымы. Уен сабыйлар өчен дөньяны танып белүнең иң яхшы ысулы. Сабый белән әкиятләр, әкият геройлары, аларның үз-үзләрен тотышы, мультфильмнар турында фикер алышырга кирәк. Җылы савыт яки үтүккә бармак белән орындырып «кайнар»дип өйрәтергә була. «Ярамый» дип әйтү генә җитми, ни өчен икәнлеген аңлатырга кирәк. Мәсәлән, ни өчен шырпы балаларга уенчык була алмый. Өлкәнрәк балаларга мәктәптән өйгә юлны, төрле ситуацияләрне модельләштерергә кирәк. Рольле  уеннар уйнарга: мәсәлән, бала укыган мәктәптә янгын чыкса  нәрсә эшләргә кирәк. Яшүсмерләрне уйланыр өчен төрле әдәби әсәрләр, тормыш мисаллары белән таныштырырга һәм авторитетларына мөрәҗәгать итү кирәк. Хәтта өлкән кешегә дә хәтердә ниндидер белемнәрне яктырту өчен аларга ярты елдан соң әйләнеп кайту кирәк. Шуңа күрә куркынычсызлык темасын балалар белән даими рәвештә кабатлау мәслихәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International