Әлки районында яшьләр форумы узды

2021 елның 7 марты, якшәмбе

Базарлы Матакның район үзәгендә югары уку йортлары һәм техникум студентлары,югары сыйныф укучылары һәм Әлки районының төрле тармакларында эшләүче яшь белгечләр белән традицион очрашу узды. Район мәдәният йортында форумда 300 катнашучы җыелды. Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.Александр Федорович студентларга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, аларны тормышта дөрес юл сайларга чакырды.

«Сез, һөнәр алып,язмышыгызны туган районыгыз белән бәйләвегезне теләр идек. Әлки районы белән горурлансагыз, туган җиргә файда китерергә тырышсагыз ид..Безнең район чәчәк атсын өчен җир,территория, инфраструктура бар. Яшь,белемле белгечләр генә кирәк, алар район үсеше өчен үз көчләрен, белемнәрен,осталыкларын куярлар иде. Ә бездә бүген яңа предприятиеләр ачыла,эш урыннары һәм яхшы тормыш шартлары тудырыла»,-дип ассызыклады ул.

Александр Никошин район тормышында актив катнашучы яшь белгечләргә һәм студентларга Мактау грамоталары тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International