Әлки районы башлыгы яшь көрәшчеләргә һәм боксчыларга Ольга Павловадан бүләкләр тапшырды

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова әлкилеләргә бокс һәм билбау көрәше белән шөгыльләнү өчен спорт экипировкасы сатып алуда ярдәм итте.

Гражданнарны кабул итүдә бокс буенча тренер Ленар Ситдыйков һәм билбау көрәше буенча тренер Данис Апаяров шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Парламентарий ярдәм итәргә ризалашты, һәм менә шушы көннәрдә яшь спортчыларга яңа спорт экипировкасын тапшырдылар.

Тантаналы шартларда "Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район Башлыгы Александр Никошин көрәшчеләргә 10 комплект билбау экипировкасы һәм 2 комплект боксчылар өчен тапшырды. Ул балаларга спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәргә, бөек үрләргә ирешергә һәм, әлбәттә инде, эне - сеңелләренә үрнәк күрсәтергә, аларны спортка җәлеп итәргә өндәде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International