Балалар өчен Карата авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Бакчада үсәм, сезгә витаминнар бирәм" исемле программаны әзерләде. Балаларны бакча хуҗабикәсе һәм карачкы каршы алды. Балалар рәхәтләнеп табышмаклар чиште, витаминнарның кайда булуын исләренә төшерде, уеннар уйнады, яшелчә һәм җиләк-җимеш рәсемнәрен ясады.