Иске Такталы авыл клубында сәламәтлек көне үткәрелде

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Һәркем сәламәт, матур, көчле, дәртле, җитез, матур фигуралы булырга, ярышларда җиңәргә һәм һәрвакыт яхшы кәефле булырга тели. Тик моның өчен бераз тырышырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәк. Бу кагыйдәләр һич тә беренче карашка күренгәнчә күңелсез түгел, ә көн дәвамында башкарылучы гадәти гамәлләр. Аларга күнегергә генә кирәк, һәм алар бөтенләйгә синеке булачак, ә кайберләре хәтта ошый да башлаячак әле.

13 ноябрьдә Иске Тахталы авыл клубы хезмәткәрләре балалар белән сәламәтлек, гигиена, спорт турында әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар билгеле бер хәрефләр җыелмасыннан сүзләр, әйтемнәр җыйдылар, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар. Балалар сәламәт булу өчен шәхси гигиена кагыйдәләре һәм көн режимын кире какмаска, дөрес тукланырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International