Өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска һәм гражданнарга икътисадый ярдәм күрсәтү чаралары турында

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 1 ноябрендә  Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинетында Федераль салым хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча  идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин  катнашында брифинг булды.

"Хәзер узган  ел өчен милек салымнарын түләү  срогы җитә. Мобилизацияләнгән гражданнар  үтәлергә тиеш булмаган салым  хәбәрнамәләре әлеге салымны  түләүнең башка срогы белән  формалаштырылачак", – диде Марат  Сафиуллин. Салымнарны ярты ел  эчендә тигез өлешләр белән  түләргә мөмкин булачак, дип аңлатты ул.

"Татарстан Республикасы  законы белән өлешчә мобилизация  кысаларында РФ Кораллы Көчләренә  чакырылган республика халкы 2021 елда транспорт салымын түләүдән  азат ителде. Әмма бу мобилизацияләнгән  затка ия бер генә транспорт  чарасына кагыла", - дип төгәлләштерде  Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.

Искәртеп узабыз, Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанның салым органнары мобилизацияләнгән эшкуарларга декларация бирү һәм салым түләү кичектерелмәячәк. Ул ассызыклаганча, мобилизацияләнгән эшкуарларга карата салым тикшерүләре билгеләнми һәм счетлар тыелмый.

Моннан тыш, Татарстанның салым органнары мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә декларация бирү һәм салым түләү буенча кичектерелмәячәк. "Әлеге категория салым түләүчеләр өчен хезмәт үткән барлык чорга һәм өстәмә өч айга салымнар һәм җыемнар түләү срогын күчерү, аларны түләүне кичектереп тору, шулай ук хисап бирү срокларын күчерү каралган. Шулай итеп, эшкуарның эшлекле активлыгын торгызу өчен вакыты булачак", - диде Марат Сафиуллин.

Бизнесменнар өчен салым түләү сроклары, хезмәт итүләре тәмамланганнан соң 3 нче айның 28енә кадәр озайтылган, шул ук вакытта салымнар һәм иминият кертемнәре 6 ай дәвамында тигез өлешләр белән түләп булачак, дип аныклады ул.

"Мобилизацияләнгән  эшкуарларга карата салым тикшерүләре  билгеләнми һәм счетлар туктатылмый", – дип ассызыклады Татарстан  буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе.

Искәртеп узабыз, элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары мобилизацияләнгән татарстанлыларга барлык кредитлар һәм заемнар буенча каникуллар, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылган кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен грантларның гамәлдә булу вакытын туктату мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде инде.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.gov.ru «өлешчә мобилизация чорында салым салу» бите урнаштырылган, анда мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итү чаралары турында барлык мәгълүмат күрсәтелгән. сәхифә яңа норматив актлар кабул ителгәч тулыланачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International