Халыкара хатын-кызлар көне кысаларында районның мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан төрле бәйрәм чаралары әзерләнде.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Сигезенче март көне- бөтен җирдә дә язгы җылылык һәм эчкерсез шатлык бөркүче көн. Әлеге көндә илебезнең гүзәл затларын: кызларны һәм барлык хатын-кызларны котлау гадәти хәл. Халыкара хатын-кызлар көне кысаларында районның мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан төрле бәйрәм чаралары әзерләнде.

«Кадерле әниләр», «Хатын-кыз, яз, мәхәббәт», «Мартта шундый көн бар» концертлары оештырылды. Барлык номерлар хатын-кызларга, мәхәббәткә һәм язга багышланды! Бәйрәм көненең төп хуҗасы - матурлык, елмаю, күтәренке кәеф. Тамашачылар да үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга көчле алкышлары белән рәхмәтен белдерде. Шулай ук «Хатын-кызда ниндидер сер бар», «Мең һәм бер теләк» уен программалары, «Милашки - очаровашки» конкурс программалары, «Яз чәчәкләре», «Королева Весна»тематик сәгатьләре узды. Кунаклар бәйрәмне оештыручылар әзерләгән барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.

Концерт программалары иң матур, иң яраткан хатын-кызларга соклану һәм ярату белән тулы иде.

Бу көнне мәдәният учреждениеләре залларында хөкем сөргән иҗади атмосфера, язның килүен тою кешеләргә бәхеткә, шатлыкка һәм яхшылыкка өндәде, якты өметләребез һичшиксез тормышка ашачак дигән ышаныч бирде!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International