Түбән Колчура авыл клубында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган «Балаларны начар гадәтләрдән саклыйк» дигән танып белү әңгәмәсе узды

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Түбән Колчура авыл клубында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган «Балаларны начар гадәтләрдән саклыйк» дигән танып белү әңгәмәсе узды. Әңгәмә барышында Татьяна Петровна, тәкъдим ителгән рәсемнәргә һәм плакатларга таянып, тәмәке тартуның зарарлы гадәте турында сөйләде. Бергәләп фикер алышканда зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре ачыкланды: характерның көчсезлеге, начар компания, өлкәннәр булып күренү теләге. Начар гадәтләрнең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук чарага килгән балалар «Сәламәт булырга телим»дигән буклетлар тапшырып, акциядә катнаштылар. Чара ахырында алып баручы укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, зарарлы гадәтләрне үз итмәскә чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International