Конкурста Түбән Әлки урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы катнашты. Бу конкурста безнең укытучы «Мәгарифтә традицияләр һәм инновацияләр» номинациясендә җиңү яулады, дәрес, сыйныф сәгатен, методик остаханәсен (китапханә), мастер-классын күрсәтте.
Әфәрин, Наилә Нәбиулла Кызы! Без сезнең уңышларыгыз белән бик горурланабыз һәм сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Бу профессиональ конкурста катнашу сезнең өчен зур җиңүләргә һәм профессиональ үсешкә ирешүдә тагын бер зур адым булуын телибез!