Әлки районында былтыр 17 янгын чыккан, утта бер кеше һәлак булган

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Янгыннар былтыр 306 мең сумлык зыян китергән.  Алдагы елга караганда бу 49,9 процентка азрак.

Узган елгы ут-күз очракларының 89 проценты торак секторына туры килә. Гомумән, былтыр торак секторында янгыннарның артуы күзәтелгән.

Бу мәсьәлә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең күптән түгел булган утырышында да тикшерелде. Районның торак фондында алга таба ут-күзне һәм анда кешеләрнең зыян күрүен булдырмау максатында бу елның 5 февраленнән 31 декабренә кадәр  “Торак-2018” янгын-профилактика операциясе үткәрү турында карар кабул ителде.

Соңгы атналарда районда алмашынучан түбән һава температурасы күзәтелә. Кайбер кешеләр, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмыйча, өйләрен һәм фатирларын җылыту өчен кулдан ясалган электр приборлары файдаланалар. Ә бит мондый җылыткыч җайланмаларның ут-күз чыгару  очраклары да булып тора.

Янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әнә шул хакта искәртә һәм  әлкилеләрнең көнкүрештә янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәвен сорый.

Ут-күз чыкмасын дисәгез, файдалану инструкциясе таләпләренә җавап бирмәгән һәм төзек булмаган электр приборларын һич тә кулланмагыз. Шулай ук электрүткәргеч кабельләрнең төзеклеген күз уңында тотарга кирәк, аларга  кулдан ясаган “жучоклар” куя күрмәгез.

Ут кабызгычлар, розеткалар, патроннар төзек булмаса, аларны файдалану тыела. Куәтле берничә электр приборын бер розеткага тоташтыру  да ут-күз китереп чыгарырга мөмкин. Өйдән чыгып киткәндә барлык җылыткыч электр приборларының сүндерелгән булуын тикшерегез.

Өйдәге мичләр төзек булырга, янгын хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирергә тиеш. Яна торган мичне караусыз калдырмагыз, бу эшне балаларга тапшыра күрмәгез. Мич кабызу өчен бензин, керосин һәм башка тиз янып китә торган сыеклыклар кулланмагыз. Мич янында  киемнәр, утын, башка әйберләр киптермәгез. Мичне артык кыздырмагыз, янганда ишеген ачык калдырмагыз.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү  бәла-казаны булдырмаска, кешеләрнең иминлеген һәм мал-мөлкәтегезнең сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирер.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International