Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов, пенсионерларның район тышлыгы рәисе Ришат Хәлиуллин, шулай ук мәктәп укучылары килгән иде. . Галина Ивановнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Мәктәп укучылары да котлаулар әзерләгән иде.