Үргәгар авылының социаль хезмәткәре Лилия Сибгатуллина үз карамагындагы әбиләрнең идән асларындагы бәрәңге, яшелчәләрен язгы сулар төшеп бозмасын өчен коры урыннарга чыгарып куйган, йортларында су юллары ачкан.
Чиябашта быел яңа крестьян-фермер хуҗалыгы эшли башлаячак.
Бөтендөнья сәламәтлек көне һәр елны билгеле бер темага багышлап үткәрелә.
Быел бу датаның үзәгендә – депрессия проблемасы. Дөньяның барлык илләрендә үткәрелүче тикшеренүләр шуны күрсәтә: йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек үк, депрессия чорыбызның аеруча киң таралган чиренә әверелеп килә. Аңардан миллионлаган кешеләр интегә. Алга киткән илләрдәге халыкның 20 процентка якыны депрессиягә бирелгән, дигән мәгълүматлар бар.