Әлки районы укытучылары республика бәйгесенең зона этабында җиңеп, финалга чыктылар

2017 елның 14 марты, сишәмбе

“Ел укытучысы” конкурсы кысаларындагы әлеге бәйге Аксубай бистәсендә үтте. Зона ярышында 9 районнан “Өстәмә белем педагоглары”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Тәрбия эше буенча директор урынбасары”, “Мәгариф идарәләре җитәкчеләренең тәрбия эше буенча урынбасарлары” номинацияләрендә җиңү яулаган 41 конкурсант катнашты. Районыбыз данын Нәби Дәүли исемендәге гимназия директорының тәрбия эше буенча урынбасары  Әлфия Шагалиева, Базарлы Матак урта мәктәбеннән яшь сыйныф җитәкчесе Алинә Сафина, өстәмә белем педагогы Ильяс Идиятуллин якладылар. Безнең педагоглар үзләренең тормыш һәм педагоглык кредосын менә дигән күрсәтә белделәр, тәрбия программаларын профессиональ югарылыкта якладылар. Кыскасы, һәркайсы үз эшләренең чын осталары булуларын расладылар һәм бәйгенең зона этабында җиңү яуладылар. Тиздән алар Казанда бәйгенең финалында осталыкта сынашачак.

Гимназия директоры урынбасары Әлфия Шагалиеваның “Мин – әлкиле!” дип аталган гражданлык-ватанпәрвәрлек тәрбия программасы балаларны  ил гражданы итеп тәрбияләү буенча гимназиядә генә түгел, тулаем Әлки районында нинди зур эш алып барылуын күрсәтте.

“Әлкилеләр, сез  сәхнәне “кыздырасыз”!” – жюри рәисенең бу сүзләре безнең укытучыларның педагог һәм район данын ни дәрәҗәдә профессиональ яклавын тагын бер кат раслады. Финалда да уңышлар юлдаш булсын аларга!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International