Әлки район Сабан туенда автомобиль кую өчен махсус урын булдырылган

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

 Быел “Яшь имәннәр” лагеры янындагы мәйданга баручылар өчен бер яклы хәрәкәтле юл ясалды. Ягъни бер юл белән барасы, икенчесе белән кайтасы була. Автомобильләрне махсус ясалган мәйданда гына калдырырга ярый.

Машиналар өчен икенче тукталыш иппадром янында. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин машиналар куйганда түбәндәгеләргә игътибар итүне сорый: транспорт бер рәткә бастырылсын, башкаларга хәрәкәт итәргә комачауламасын, салоны бикле булсын, анда кояшта кызып шартларга мөмкин булган төрле баллоннар, әйтик, дезодорант һ.б., булмаска тиеш. Автомобиль тәрәзәсенә хуҗасының телефон номеры язылган кәгазь дә куеп калдырырга кирәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International