Борискино авыл җирлегенең отчет концерты

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018нче елның 15 декабрендә Борискино авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Театр-күңел көзгесе"фестивале кысаларында отчет концерты булды. Үзешчән артистлар репертуарында номерлар  - рус, татар, чуаш телләрендә. Любовь Королева, Алинә Садиванкина, Илшат Гатауллин, Энҗе Гобәйдуллинаның биюләре тамашачыларга бик ошады. Конкурс жюрие Ангелина Самаркина башкарган шигырьләргә югары бәя бирде. Тамашачылар хөкеменә борискинолылар "Яшәгән ди әби белән бабай” спектаклен күрсәтте. Үзешчән артистлар сәхнә образларына бик оста итеп гәүдәләндерде. Аудитория алкышларга күмелде. Җавап сүзе белән җирлек башлыгы Самарина Г. В. һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Мардегалләмова Л. К. чыгыш ясадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International