20 нче августта «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында, Иске Алпар һәм Иске Үргәгар авылларыннан Әлки муниципаль районының медицина оешмасына, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне китерүне тәэмин итүне сынап карау үткәрелде. Өлкәннәрне «Кайгырту»халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре озатып йөрде.
Иске Алпар һәм Иске Үргәагар фельдшер-акушерлык пунктларыннан алдан килешенгән җыю урыннарыннан 6 кеше район үзәк хастаханәсенә китерелде. . Участок хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны медицина хезмәткәрләре каршы алды һәм диспансерлаштыру вакытында озатып йөрде. Ике учреждение, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә чара проблемасыз үтте.