Әлки районына “Земский учитель” программасы буенча яңа укытучы кайтты

2020 елның 3 октябре, шимбә

Быел эшли башлаган «Земский учитель» программасы буенча Иске Матак мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлифә Закирова килде. Зур булмаган торак пунктларда педагогларга ярдәм итү программасы программасы Россия Президенты инициативасы белән быел гамәлгә керде. Ул авыллар, шәһәр тибындагы бистәләр һәм кечкенә шәһәрләр мәктәпләрендә  кадрлар кытлыгын бетерүгә юнәлтелгән. Программада махсус урта яисә югары белемле 55 яшькә кадәрге педагоглар катнашырга мөмкин. Конкурс буенча сайлап алынып авыл мәктәбенә кайткан укытучы 1 миллион  сум компенсация түләве ала һәм әлеге акчаларны үзе теләгәнчә тотарга хокуклы. Шунысы бар, программада катнашучы мөгаллим авыл мәктәбендә атнага ким дигәндә 18 сәгать укытып, биш ел эшләргә бурычлы. Шулай булмаганда аңа компенсация акчаларын дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк.

Иске Матак урта мәктәбендә “Земcкий учитель” программасы буенча яңа укытучы эшли башлады.“Иске Матак урта мәктәбендә 40 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан Елена Потапова быел лаеклы ялга киткән. Әлеге вакантлы урынга “Земcкий учитель” программасы буенча Зәлифә Закирова кайтып эшли башлаган. Ул тумышы белән Башкортстаннан, 30 ел стажлы югары категорияле педагог. Моннан берничә ел элек Татарстанга килә. Берничә ел башкаланың 175-нче номерлы мәктәбендә, аннары Саба районында һәм Балык Бистәсендә эшләп, "Земский учитель” программасында катнашу өчен гариза бирә. Конкурс сайлап алуын узгач, ул безнең районга күчте һәм беренче сентябрьдән балаларны мәктәптә укыта башлады. Зәлифә Закирова әйтүенчә, ул районны ошаткан, биредә төпләнеп калырга да исәбе бар

–Яңа укытучыбыз беренче көннәрдән үк балалар белән уртак тел тапты. Коллектив та аны үз итте. Бер сүз белән әйткәндә, бу белемле һәм компетентлы педагогның үзебездә эшли башлавына шатбыз,–ди Иске Матак мәктәбе директоры Мария Чванова.

«Земский учитель» программасы авыл торак пунктлары, эшчеләр бистәләре, шәһәр тибындагы бистәләр, шулай ук 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәр мәктәпләрендә укытучыларның кадрлар кытлыгын тулыландыруга юнәлдерелгән. Аның ярдәмендә педагогны безнең район мәктәбенә дә җәлеп итә алдык. Конкурста 55 яшькә кадәрге, урта яки югары белемле педагоглар катнаша ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International